<aside> <img src="/icons/language_green.svg" alt="/icons/language_green.svg" width="40px" /> This article in English language
Bu məqələneñ Latin əlifbasında igezəge
</aside>
Латин | ХАӘ | Кирил | Үрнәкләр |
---|---|---|---|
Aa | [a] | Аа | Alma |
Əə | [æ] | Әә | Əbi |
Bb | [b] | Бб | Babay |
Cc | [ʑ] | Җҗ | Cəy |
Çç | [ɕ] | Чч | Çəy |
Dd | [d] | Дд | Dulqın |
Ee | [ɪ̆~ɘ̆] | Ээ/е | Et |
Ff | [f] | Фф | Fil |
Gg | [g] | Гг | Göl |
Ğğ | [ɣ̙] | Гг | Ğəyet |
Hh | [h] | Һһ | Həykəl |
Iı | [ɤ̆~ʌ̆] | Ыы | Işanıç |
Íí | [ɤ̆j] | ый | Qíssa |
İi | [i] | Ии | İşek |
Jj | [ʒ] | Жж | Ajdaha |
Kk | [k] | Кк | Kitap |
Ll | [l] | ||
[ɫ] | Лл | Ləysən | |
Laçın | |||
Mm | [m] | Мм | Moñ |
Nn | [n] | Нн | Nəni |
Ññ | [ŋ] | ||
[ɴ] | Ңң | Kiñ | |
Añ | |||
Oo | [ŏ~ʊ̆] | Оо | Orlıq |
Öö | [ø̆~ɵ̆] | Өө | Öy |
Pp | [p] | Пп | Peş |
[q] | Кк | Qazan | |
Rr | [ɾ~r] | Рр | Rux |
Ss | [s] | Сс | Su |
Şş | [ʃ] | Шш | Şatlıq |
Tt | [t] | Тт | Toz |
Uu | [u] | Уу | Ut |
Üü | [y] | Үү | Üpkə |
Vv | [ʋ] | Вв | Video |
Ww | [w] | ||
[ɥ] | Вв/у | ||
Вв/ү | Waqıt | ||
Wəkil | |||
Xx | [χ] | Хх | Xat |
Yy | [j] | Йй | Yul |
Zz | [z] | Зз | Zur |
' | [ʔ] | э/ъ/ь | Ma**'**may |
Татар телендә фонетик аңламдагы дифтонглар юк, шуңа күрә ике сузык арт артка була алмый. Тик үз язылуын саклаган өр-яңа алынмаларда гына очрый ала, мәсәлән “neo”, “pseudo”. Дифтонг — ике тартыкның бер иҗектә булуы белән килеп чыккан аваз
Сүз тамырының башында һәм соңында куш тартык була алмый:
“Í” həm “İ” хәрефләре бер сузыкның алдында торганда “ıy” һәм “iy” шикелле ачыла:
**АЕРМА: “**ию” фигыленең боерык формасы һәм “и” чакыру билгесе “iy” дип языла, “i” түгел
Моннан тыш, “Y” хәрефе бер кайчан да “I” хәрефеннән суң очрый алмый. Шуңа күрә шушы хәрефләрнең “ıyV” шикелле комбинациясе генә була ала (V - һәрнинди сузык).
Әгәр “U” яки “Ü” хәрефеннән суң бер сузык килсә, араларына “W” хәрефе куела:
АЕРМА: “уу” фигыленең боерык формасы “uw” дип языла, “u” түгел
Моннан тыш, “W” хәрефе бер кайчан да “U” яки “Ü” хәрефләреннән суң очрый алмый. Шуңа күрә шушы комбинация “uwV” яки “üwV” шикелле генә була ала (V - һәрнинди сузык).
Апостроф билгесе “ ' ” ике вазыйфа үтә:
Ялгызлык исемнәрне кушымчалардан аера:
Саннар да ялгызлык исем булып санала:
Тамак йомгысы, ягъни хәмзә [ʔ] авазын билгели, мәсәлән “Qör**'ən”, “tə'sir”, “ma'**may”
Ялгызлык исемнәр һәрчакта баш хәреф белән языла, һәм рус теле аша кергән яңа ялгызлык исемнәр күпчелек телләрдәге латинлаштыруын саклый:
Тарихи алынмалар үзгәрми:
Саннардан суң нокта тәртип саны булуын күрсәтә:
Кулланылган шрифтта “Əə” булмаса аның урнына “Ää” язырга була.
Болар әлегә төп кагыйдәләр генә. Телгә күрә чит сүзләрне җайлаштыру кебек киңрәк кагыйдәләр якында булачак, ин шәАллаһ.
Ошбу Нео-әлиф исемле (исем фикре өчен “QQ” team’гә рәхмәт) латин әлифбасы, минем хәзерге Заманалиф стандартына үз төзәтмәм. Мин шушы системаның нигез салучысы түгелмен, Заманалифны озактан бирле куллануымдан соң төрле вариантлар ясап һәм үз тәҗрибәмә карап минем ясаган татар теле өчен латин әлифбам. Күпчелек вариантларның әлифба ясауның нигезге критерийларына буйсынмавыннан, кирәкмәгәнчә күп алыштыра алынган хәрефләрне кертүләреннән һәм сирәк очраган Юникод блокларыннан (Latin Extended-A’дан аскарак) хәрефләрне кертеп еш тофу очравына яки бер сүз эчендә төрле шрифтларның булуына юл ачуларыннан моны ясауның кирәклеген күрдем. Ә шушы әлифба бу карашларда чыннан да әйбәтрәк:
Аеруча, әлеге вакытта дәвам иткән аваз күчеше булганга (татар телен сөйләшүчеләрнең /x/ белән /h/ авазлары арасында аерма ясамый) һәм /x/ белән /h/ авазлары татар телендә фонемик аваз булмаганга мин Xx хәрефен әлифбадан чыгарып шушы авазларны Hh хәрефенә берләштерү турында уйлыйм. Әгәр бу турыда фикерләрегез булса зинһар астагы сылтама аша миңа языгыз.